Хезмәттәшебез Лилия Гатинаның туган көне!

Чын күңелдән котлыйбыз,Лилия!!! Сиңа корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез!Уй-хыялларың чынга ашсын!!!

Җәйнең матур көннәрендә
Син дөньяга килгәнсең.
Әтиеңә, әниеңә
Сөенеч китергәнсең.
Йөзең айдай, сүзең балдай,
Ягымлыдыр карашың.
Ничек  инде яратмыйсың
Син Сандугач баласын.
Йомшак ефәк чәчкәйләрең
Җилфердәсен җилләрдә.
Көзләрең дә язлар булып,
Кышларың да җәйдәй булсын,
Йортыңда нур балкысын,
Бәхет, шатлык тулып торсын,
Кояш гел елмаеп торсын
Һәрбер аткан  таңнарда!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Инстаграм

[instagram-feed]

Без социаль челтәрләрдә

Instagram