Россиядә ихтыяҗ зур булган белгечлекләр аталды
Мәгариф һәм югары белем министры мәгълүматларына караганда, IT-өлкәдә мәгълүмат аналитикларына ихтыяҗ аеруча зур. Өстәвенә, бу белгечлек эш бирүчеләрдә Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда популяр.
Шулай ук инженер белгечлекләрен тәмамлаучылар да тиз арада эш таба ала.
«Белгәнебезчә, өченче-дүртенче курстан башлап эш бирүчеләр белән тыгыз элемтәдә торып, студентлар бик актив эшкә урнаша», — диде Валерий Фальков.
Чыганак:Татар-информ