2 августтан Казаннан Истанбулга һәм Прагага авиарейслар ачылачак
«Төркия авиалинияләрендә 2 августтан башлап „Казан — Истанбул“ маршрутына билетлар сату ачылды, Smartwings Чехия компаниясе дә 2 августтан Казан һәм Прага арасында авиарейслар ачарга планлаштыра», — диде Дарья Санникова.
Ә Россия буенча 35 юнәлештә очарга була. Мәсәлән, 6 июльдән «Северный ветер» авиакомпаниясе «Казан — Калининград» маршруты буенча даими рейслар ача, ә 4 июльдән Казаннан Геленджикка рейслар ачыла.
Чыганак:Татар-информ