Салават Фәтхетдинов «Казанның мактаулы гражданины» исеменә лаек булды
«Бүген безнең кадерле һәм яраткан артистның уникаль тавышын республикабызда гына түгел, аннан читтә дә яхшы беләләр», — диде Метшин.
Үзенең хезмәт юлында Фәтхетдинов берничә музыкаль коллектив оештырган һәм үзе дә актив иҗади эшчәнлек алып бара. Ул шулай ук автоспорт буенча халыкара класслы спорт мастеры, хәйрияче һәм меценат та.
РФ генераль прокуроры урынбасары, беренче класслы дәүләт юстиция киңәшчесе, Россиянең атказанган юристы, Россия Федерациясенең мактаулы прокуратура хезмәткәре Сергей Зайцев мактаулы исемгә икенче кандидатура булды. Ул 1960 елда Казанда туган.
Сергей Зайцев Татарстанда һәм Казанда прокуратура органнары күзәтчелек эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән чараларда даими катнашып килә.
Әлеге мактаулы исемне Россия, Татарстан башкаласының чәчәк атуы хакына күп еллар дәвамында хезмәт куючы, Казан шәһәрен данга күмүче, шәһәрдә, республикада, шулай ук аннан читтә яшәүчеләрнең абруен һәм ихтирамын казанган кешеләргә тапшыралар.
Чыганак:Татар-информ