Татарстан халыклар Дуслык йортында ТАССРның 100 еллыгына онлайн күргәзмә ачылды

 

 

Татарстан халыклары Дуслык йортында ТР Рәссамнар берлеге эшләренең ТАССРның 100 еллыгына багышланган онлайн күргәзмәсе ачылды. Бу хакта Татарстан халыклары Дуслык йорты мәгълүмат үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күргәзмәдә төрле техникаларда һәм стильләрдә башкарылган җитмешкә якын эш тәкъдим ителгән. Барлык эшләр дә диярлек беренче тапкыр куела.

Күргәзмәдә Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзалары, Россиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Мәскәү, Санкт-Петербург, Чувашстан Республикасы, Башкортстан Республикасыннан илледән артык рәссам катнаша.

Күргәзмәнең видеопрезентациясен Татарстан халыклары Ассамблеясенең һәм Дуслык йортының Инстаграм һәм «Вконтакте» социаль челтәр битләрендә карарга мөмкин.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә