Хезмәттәшебез Алмаз Әгъләмовны туган көне белән чын күңелдән котлыйбыз!

 

⚡⚡⚡⚡⚡⚡⚡⚡⚡⚡⚡⚡⚡⚡⚡⚡⚡⚡⚡
Уңышларның иң зурысын, гомернең иң озынын, киләчәкнең иң матурын, сәламәтлекнең иң ныгын телибез!
Күңеле алтын кешенең
Бәйрәме дә күңелле.
Көн дә үткәрәсе килеп
Тора туган көнеңне.
Туган көндә үзеңне дә
Мактыйсы килеп тора.
Мактап тормыйбыз,
Шәплегеңне
Барсы да белеп тора.
Бәхет кенә алып килсен,
Туасы иртәләрең.
Татып яшә дуслар иңен,
Гүзәлләр иркәләвен.
Кайгылары урап үтсен,
Авырлыклар җиңелсен.
Юкка-барга баш иярлек
Егет түгел инде син.
Шатлыкларың артып торсын,
Калкып торсын кесәң дә.
Бу заманда ул да кирәк,
Нәрсә генә дисәң дә.

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә