Татарстанда бакча өчен түләүне баланың анда йөрү-йөрмәвенә карап исәпләячәкләр
ТР Премьер-министры Алексей Песошин белдергәнчә, социаль ярдәм чаралары Татарстан бюджетыннан ел саен өстәмә рәвештә 2 миллиард сумга якын акча бүлеп бирүне таләп итә.
Бүгенге көндә балалар бакчасы өчен түләү финанс моделен булдыру эше үзенең соңгы этабына керде.
«12 майдан балалар бакчасы өчен түләү яңа формат нигезендә исәпләнсен өчен барлык исәп-хисап эшләрен тиз арада башкарырга кирәк», — дип белдерде Алексей Песошин.
Чыганак:Татар-информ