Йорт хайваннарын котыруга каршы вакцинацияләү июнь азагына кадәр дәвам итәчәк

 

Июнь азагына кадәр ветеринария табибларының күчмә төркемнәре йорт мәчеләре һәм этләренә котыруга каршы вакцинацияләү үткәрә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе сайтында хәбәр ителә.

Вакцинацияләү билгеле бер урында бушлай ясала. Йорт хайваннары хуҗаларының социаль дистанцияне үтәүләре, битлек һәм перчатка киюләре сорала.

Күчмә бригадалар Казанның Киров һәм Совет районнарында эшли. Моннан тыш, Казанның барлык дәүләт ветеринария клиникаларында да прививка ясатып була. Халыкны көн саен алдан язылусыз кабул итәләр.

  • Котыру — куркыныч йогышлы чир, аңа үзәк нерв системасы какшау, хайваннарның үзен агрессияле итеп тоту хас, үлемгә дә китерергә мөмкин.

Алдагы вакцинацияләү чарасы 30 май көнне сәгать 10.00 нан 13.00 гә кадәр Олы, Кече Дәрвишләр бистәсе, Колсәеттә кибет янында уздырылачак.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә