Матбугат чараларын коронавирустан зыян күргән өлкә дип тану фикере хупланды

Россия Икътисади үсеш министрлыгы массакүләм мәгълүмат чараларын Covid-19 коронавирустан зыян күргән өлкәләр исемлегенә кертү турында РФ Хөкүмәте карары проектын әзерләде. Элегрәк мондый инициативаны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.

«Пандемия шартларында массакүләм мәгълүмат чараларының барысының да аудиториясе артты, ә реклама бирүчеләре шактый кимеде. Кризис күренешләре контент җитештерүчеләренә кагылды инде. Аларга зыянны теркәргә, башланган проектларны туктату турындагы карар кабул итәргә туры килә, чөнки түләү сәләте ихтыяҗын кыскарту шартларында җитештерүне тәмамлау югалтулар күләмен арттырачак кына», — диелә Россия Премьер-министры Михаил Мишустинга юллаган карарга аңлатма язуында.

Элегрәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Премьер-министры вазифаларын башкаручы Андрей Белоусовка мөрәҗәгать юллады. Анда ул массакүләм мәгълүмат чараларын Covid-19 коронавирусыннан зыян күргән икътисад тармаклары исемлегенә кертергә тәкъдим итте.

Татарстан Президенты үз мөрәҗәгатендә, пандемия аркасында төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары реклама базары күләме кискен кимәгән шартта эшләвен, басма сатулар бик нык кимүен белдергән.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram