Ирада Әюпова Чаллы татар театры өчен иң яхшы исемгә конкурс игълан итте

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Чаллыга эш сәфәре вакытында татар театрына исем сайлау өчен шәһәр халкын җәлеп итәргә тәкъдим итте.

«Тиздән труппа тормышында яңа этап башлана. Ул барлык театраль таләпләргә җавап бирүче заманча бина төзелү белән бәйле. Бу театрга яңгыравыклы, истә калырлык исем бирү өчен яхшы вакыт», — дип саный министр.

Бүген татар драма театры төзелеше инспекциясе вакытында Ирада Әюпова яңа театр сезоны башланганчы яңа бинага күчүгә өмет белдерде.

«Чаллыда яшәүчеләр театрга исем сайлауда һичшиксез катнашырга тиеш. Конкурсны оештыруны шәһәр башкарма комитетының Мәдәният идарәсенә йөкләргә тәкъдим итәм. Барысы да яхшы узачагына шикләнмим. Җиңүче татар театрына еллык абонемент алачак», — дип сөйләде Ирада Әюпова.

Шәһәр башкарма комитетының Мәдәният идарәсе җитәкчесе Румиль Карамиев, интернет-ресурслар җәлеп итеп, татар театрының иң яхшы исеменә конкурс үткәрергә әзер булуын белдерде.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Инстаграм

[instagram-feed]

Без социаль челтәрләрдә

Instagram