Җырчы Аиша: «Кешеләр үзләреннән әүлия ясамасыннар иде»

 

 

Аиша, сәлам! Ничек артист булып киттең син?

19-20 яшемдә «Барс Медиа» компаниясе миңа хезмәттәшлек тәкъдим итте. Мин тәкъдимнәрен кире какмадым. Продюсер миңа өч җыр биреп карады. Әлеге өч җырның барысы да аерым стильдә иде. Алар миңа әллә ни ошап бетмәгән иде. Шулай да алар минем репертуарымда үз урыннарын алды. Ул вакытта җырчы буласым килә иде, билгеле. Әмма миндә оялу, артык тыйнак булу хисе бар иде.

Бу оялу хисе нәрсә белән бәйле иде?

Мин бит авыл кызы. Ә монда Казан — зур шәһәр! Комплексларым, үз-үземә ошамау да бар иде. Хәзер, Аллаһка шөкер, оялу хисе миндә юк. Ә ул елларда дискотекаларга чакырсалар, теләр-теләмәс кенә бара идем. Кечкенә булганмын, кыскасы.

Соңыннан сине оятсыз дип сүктеләр. «Бирмим мин сиңа» җырын башкара идең. Чыннан да, «бирми» идең әллә?

Бирми идем дип инде… Ул җырга инде сигез ел. Мин «Барс Медиа»да башта мин офис-менеджер булып эшләгән идем. Дискотекаларның берсендә миңа эш тәкъдим иттеләр. Ә ул вакытта эш белән проблемаларым бар иде. Соңыннан продюсер вазифасын үти башладым.

Бу җырны биргәндә нәрсә диделәр?

«Хит телисеңме?» — диделәр. «Әйе», — дидем. Кайсы артист хит теләми икән? Хит булды бит, Алинә!

Бу типтагы җырны башкарырга курыкмадыңмы соң?

Юк, бер дә курыкмадым. Миңа, киресенчә, бу типтагы җырлар ошый. Секс турында җырлауның бернәрсәсен дә күрмим.

«Я тебе не дам», — дисең…

Анда кемгә нәрсә бирмәвем әйтелми бит. 2012 елда мин яшь идем. Бәлки анализлап та бетермәгәнмендер.

Ул җырны радиога ротациягә алмаганнардыр?

Юк, алмадылар. «Бу типтагы җырларны җырлатырга ярамый», — диделәр. Клип төшергәч тә, аны беркайда да күрсәтмәделәр. Матур түгел бит, имеш. Әмма телевидениедә күренеп-күренеп алды ул. Интернет бар бит. Җыр шунда танылды да.

Шушы җырны башкаруыңа әниең, апаларың каршы түгел идеме?

Юк, берсе дә каршы булмады. Бу җыр хәтта әнигә ошый да. Сүзләре ошамагандыр инде, әмма җырның көе дә, динамикасы да ошый. «Җырла», — диделәр.

Клибында яндырдың… Кыска шортиктан идең.

Миңа җырның клибы әллә ни ошамаган иде. Ул клипта мин үз-үземә ошамадым, дөресрәге. Ачылып бетмәдем, димме соң. Үзем теләгән әйберне кия алмадым. Соңыннан мине ничек бизәндерүләре дә ошап бетмәгән иде.

Нәрсәгә нәкъ менә шундый образ булдырдың?

Бу образ түгел. Бу — минем эчке халәтем. Костюмнарымны да үзем сайлый идем. Игътибар җәлеп итәр өчен булдырылган образ түгел бу. Ничек бар, менә шулай. «Бирмим мин сиңа» җыры иң беренче тапкыр башкарылган дискотекада бик ачык киемдә чыгыш ясадым. Җырчыларның күбесе шаккаткан иде. Бүтәннәр кебек киенәсем килмәде һәм килми дә. Башкача кирәк.

«Онытма, син, онытма» җыры — татар җырчысының чираттагы бер җыры гына. Ул «Бирмим», «Акча» җырларыңа охшамаган.

Бу җыр «Бирмим мин сиңа» җыры белән бергә чыкты. Ул миңа ошады. Бары шул. Әгәр миңа ошый икән, мин эшлим. Әйе, ул җырда оятсызлык, эпотажлык булмады. Шуны әйтә алам: «Онытма» җыры «Бирмим»нән уңышлырак.

Нишләп «Барс Медиа»да продюсер булып эшләвеңне дәвам итмәдең?

Продюсер булып эшләгәч, эштә минем җырлавыма каршы иделәр. «Эшлисең икән, эшлә генә», — диделәр. Бу беренче сәбәп иде. Соңыннан продюсер булып эшләүнең кызыгы да бетә башлады. Хезмәт хакы да канәгатьләндерми иде. Һәм мин эштән китәргә булдым.

«Күпләр эчә, сүгенә…»

Күптән түгел синең яңа клибың чыкты. Нигә монысында да теге җыр кебек хит итмәдең? Ул җырның темасы — бәхетсез мәхәббәт. Бу хакта һәр җырчының диярлек җыры бар.

Бу җыр да минем күңел халәтенә туры килә иде. Бер егет бер елдан артыграк очрашып йөрдек. Мин аны ихластан яраттым. Ниһаять, үз кешемне очраттым дип уйлый идем. Ул хыялымдагы ир-атка туры килә иде. Аның холкы да җиңел түгел иде, әмма без ничектер бер-беребезне аңлый идек. Яраткач, кешене нинди бар, шундый итеп кабул итәсең икән. Әмма без аерылыштык. Клипта булган сюжет — чынбарлык.

Җырның хит булуын яисә булмавын кем белсен. Мин аны күңелемне биреп башкарам — бары шул.

«Карама беләкләргә» җырың да бар. Нигә егетләр шул «беләкләргә» карый икән ул?

Белмим, нишләп егетләр «беләкләргә» карыйдыр?! Бу табигать эше, күрәсең. Аларга, гадәттә, «стерва»лар ошый. Үзләре соңыннан шундыйлар турында әшәке итеп сөйли.

Нишләп аракылар белән фотолар куясың? Сүгенәсең…

Аракылар белән фотога төштем, әйе. Бу махсус эшләнгән фотосессия иде. Шешә тотуым минем эчеп йөрүем турында сөйләми. Бу бары тик образ. Аракы бу очракта аксессуар.

Тукта, бүләм. Эчмим, дип әйтәсең килә әллә?

Юк, мин эчәм. Яшермим. Нормасын, чамасын гына белергә кирәк. Әгәр кемгәдер бу сүзләрем ошамаса, бу аларның үз проблемалары. Сүгенәм дә, әйе. Кем сүгенми икән? Күпләр эчә, сүгенә… Алар аны бары тик яшерергә генә тырыша. Үзләреннән әүлия ясыйлар инде.

Сине тәнкыйтьләделәр, хәзер дә мактап кына тормыйлар.

Әйе, мине сөйлиләр дә, сүгәләр дә. Бу күренеш миңа ошый дип әйтә алмыйм. Әмма һәр кешенең үз фикере була. Әгәр тәнкыйть урынлы икән, мин аңа колак салам. Ләкин, әгәр «акыллы сабыйлар» булмаган акыллары белән мине тәрбияли башласа, бу очракта еш кына битараф калам. Кешеләр үзләреннән фәрештә ясамасын иде. Нинди бар, шундый булып калырга кирәк.

Сүктерер өчен шундый образ булдырдың әллә? Тагын шул ук сорауны бирәм инде. Аңламыйм. Башкалар кебек була аласың бит. Игътибар җитмиме?

Юк, син дөрес уйламыйсың. Миңа бары тик эпотаж кирәк. Сәхнәгә гади күлмәк киеп чыгалар. Моны мин аңламыйм. Әйе, минем дә күлмәк кенә киеп чыкканым бар. Әмма һәр концерт саен түгел. Үземә ошаган костюмны әзерләргә җитешмәсәм яки матди яктан проблемаларым булса, гадирәк күлмәк киеп чыга алам.

«Бирмим мин сиңа»ның клибы сиңа йөз процентка ук ошап бетмәгән, «Синең туең» җырында да нәрсәдер синеңчә булмаган. Ни өчен үзеңә охшамаганны шулай итеп калдырасың?

Вакыт әрәм итәсем килми. «Бирмим мин сиңа» клибын төшергәндә мин яшьрәк, кыюсызрак идем. Клип төшерүчеләргә каршы әйтә алмадым. Әгәр бик мөһим әйбер булса, әлбәттә, үзгәрттерер идем. Ә вак-төяк әйбер өчен кешенең башын «нитеп»… Үзең әйтмешли, «нәмәгә» кирәк инде ул? Кайвакытта ризалашам да дәшмичә калам.

«Акча җитми иде»

Кияүгә чыгасың бар, кызый. Кайнанаң бу «беләкле», «бирмимле» җырларыңа ни дияр икән?

Кияүгә чыгасы бардыр инде. Кайнанам ни әйтер икән дип баш ватканым юк. Нинди җырны кайда җырлавым аңа кагылмаячак. Мин бит аңа кияүгә чыкмаячакмын. Аның нәрсә әйтүеннән һәм уйлавыннан мин үзгәрмәячәкмен.

Шул ук кайнанаң татуировкаларыңа ни дияр? Синдә хәзер ничәү алар?

Татуировкаларым алтау: аркада, кулда, аякта… Аякта: «Дерзкая», — дип язылган. Аркада: «Бу тормышта һәр әйбернең үз бәясе бар», — диелгән. Мин татуировкаларны кеше өчен эшләмим, үзем өчен эшлим. Ә кайнананың фикеренә килгәндә, тагын шул ук җавап: миңа барыбер булачак.

Кайчан берәрсен бәхетле итәсең инде?

Кемнедер бәхетле итәргә омтылмыйм. Гаилә кору — зур бәхет. Әмма гаиләне насыйп булмаган кеше белән корудан да начаррак әйбер юк. Кияүгә яшь чакта чыгарга кирәк. Миңа — 30. Хәзер мин, гомумән, башкача фикер йөртәм. 25 яшемдә кияүгә чыкмадым дип үкенеп утыра алмыйм бит.

Шуны төгәл беләм: әгәр яшәгәндә иремнең үз кешем булмавын аңласам, без аерылышачакбыз. Минем өчен аерылышуның оятсызлыгы юк. Кеше ни уйлар, халык арасына ничек чыгарга, дип көенә күпләр. Бәлки мин хәзер генә шулай дип уйлыймдыр. Кияүгә чыккач, сөйләшербез, яме, Алинә?!

Нинди акчага яшисең?

Көн саен эшкә йөрим. Йөри идем, дөресрәге. Хәзер карантинда утырабыз. Рестораннарда җырлыйм, банкетларга чакыралар. Эшләсәң, акчасы була инде аның.

Ә балачакта сезгә акча җитми иде, әйеме?

— Акча җитми иде, әйе. Әни үзе генә. Без биш кыз. Тәкъдиреңә язылгач, нишләтәсең инде…

Кеше әйберенә кызыккан чаклар булган идеме?

Чаллыдагы «Солнечный» лагереннән бер хатирә сөйлим хәзер. Лагерьдә балаларның төрлеләре бар иде: минем кебек авыл балалары да, шәһәрләрнеке дә. Әлбәттә, шәһәр балалары башкача киенә иде. Кайтып китәсе көнне Чаллы кызы Лариса үзенең кроссовикаларын чүп чиләгенә ташлады. Имеш, алар тузган. Минем исә андый кроссовкаларны бер тапкыр да кигәнем юк иде. Безнең ишеләрдә каян булсын инде андыйлар. Беләсеңме, шул кросовкаларны бардым да чүплектән алдым. Кеше күрмәде бугай дип сөендем. Сумкаңа тыгып куй да өйгә кайткач киярсең бит инде. Юк, кул кычыта бит. Кидем дә куйдым. Шулчак миннән дә бәхетле кеше юк иде!

Алга таба ни булды, дисеңме? Балалар шул кроссовкаларны танып алды да миннән көлде. Хәерче, мескен дип көлде алар… Чүплектән кроссовкалар алып ки инде. Миңа унбер яшь иде ул чакта. Үземне бу балалар белән башка күрешмәячәкмен дип тынычландырсам да, эчем кара яна иде. Оят иде, әлбәттә. Әле алар ике яклап та тишек иде. Авылга кайткач, әни аларны яматтырды. Ул кроссовканы апаларым белән алмаш-тилмәш әле ничә ел кидек.

Нишләп язмыш шулай итә икән ул? Кемгәдер өеп бирә, ә кемгәдер саранлык күрсәтә.

— Бу сорауны мин үземә дә еш бирәм. Минем әллә ни начарлык та кылганым юк кебек. Бәлки мин үзем начардыр дип уйлап куям да, аннан кешене рәнҗеткәнем юк бит, дим. Уйландыра инде, Алинә. Тормыш гаделсез түгел микән? Менә без биш бала үстек. Тилмердек…

Хәзер миңа утыз яшь. Ә минем яшәр урыным юк. Үземә-үзем яшәр урын булдырырга тиеш, аңлыйм. Ә күпләргә әти-әниләре фатир сатып ала. Яисә кемнәргәдер яшәр урын мирас булып күчә. Ә безнең бишебезгә бер фатир да юк. Әни дә авырый. Без чиратлашып аны карыйбыз. Минем чират җиткәч, әнине каядыр алып килү мөмкинлегем юк. Мин әни авырый дип зарланмыйм. Ул исән-сау булсын берүк. Аңа да безне аякка бастыру авыр булганын аңлыйм. Бик авыр сорау бирдең. Язмыш шундый…

Үзеңнең яшәү рәвешеңә еш анализ ясыйсыңмы? Үткәннәреңә борылып кара әле. Берәр борылышыңа үкенеч хисе юкмы?

— Үкенечләр бар, әмма алар әллә ни зур түгел. Язмышка җиңелрәк карарга кирәк. Мин «пофигист». Әгәр мин язмышым турында төпченеп уйлап утырсам, акылдан язар идем, чын. Кайчак студент елларына кайтыр идем дип хыялланам. Ул елларга кайтсам, күп нәрсәне үзгәртер идем. Әмма бу хакта уйлап, бернәрсә дә үзгәртеп булмый бит.

Чыганак:Интертат.ру

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram