Татарстанда мохтаҗ гаиләләргә 220 мең азык-төлек җыелмасы өләшенәчәк

 

«Ярдәм янәшә!» акциясе кысаларында Татарстанда 55 мең мохтаҗ гаиләгә барлыгы 220 мең азык-төлек җыелмасы өләшенәчәк. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.

Аның сүзләренчә, 55 мең гаиләгә ризык җыелмалары ике ай дәвамында дүрт тапкыр биреләчәк. Бу 200 йөк машинасы, 50 вагон ризык дигән сүз, ди ул.

Лилия Галимова кичә Тукай районында да волонтерларның Татарстан Президентына азык-төлек җыелмаларына нинди төр ризык кергәнен күрсәткәннәрен әйтте.

«Ак барс» банкы 300 млн сум акча бүлеп биреп, финанс ярдәме күрсәтте. Моннан тыш, банк хезмәткәрләре үзләре дә волонтер булып, мохтаҗларга азык-төлек тарата. Бу — банк системасының социаль активлыгы үрнәге», — диде Лилия Галимова.

Ризык җан башына кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк гаиләләргә, ялгыз пенсионерларга өләшенә.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Инстаграм

[instagram-feed]

Без социаль челтәрләрдә

Instagram