Татарстан укучылары 11 майга кадәр ял итәчәк

 

Татарстан укучылары 11 майга кадәр укымаячак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан укучылары 1 майдан 11 майга кадәр ял итәчәк, — диелә министрлык хәбәрендә. — 6, 7 һәм 8 майда балалар бакчаларында дежур төркемнәр элеккеге режимда эшли».

Көллият һәм югары уку йортлары студентлары 1 майдан 5 майга кадәр ял итә, ә 6, 7 һәм 8 майда укуларын дистанцион режимда дәвам итәчәк. Моннан тыш, алар өчен 9, 10 һәм 11 май ял көннәре була.

Элегрәк «Татар-информ» Россия Президенты Владимир Путин эшләми торган көннәрне 11 майга кадәр (ул көнне дә кертеп) озайтуын хәбәр иткән иде.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Инстаграм

[instagram-feed]

Без социаль челтәрләрдә

Instagram