Бер тәүлек эчендә Татарстанда изоляция режимын бозган өчен меңгә якын штраф салынган

 

 

 

Бер тәүлек эчендә Татарстанда үзизоляция режимын бозган өчен меңгә якын штраф салынган. Бу хакта коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабтан хәбәр иттеләр.

Узган дүшәмбедә тәртип сакчылары 58 395 кешене туктатып, аларның өйдән чыгарга рөхсәт бирә торган белешмәләрен һәм СМС-хәбәрләрен тикшергән. 993 административ хокук бозу очрагы ачыкланган, 984 кешегә үзизоляция режимын бозган өчен беркетмә тутырылган.

Контроль-үткәрү пунктларында бер тәүлек эчендә тикшерелгән 58 829 автомобильнең 500ен республикага кертмәгәннәр.

Үзизоляция режимы кертелгәннән алып барлыгы 28 җинаять эше (14е — «Фальсификацияләнгән, начар сыйфатлы, теркәлмәгән дарулар, медицина эшләнмәләре һәм фальсификацияләнгән биологик актив өстәмәләр әйләнеше» маддәсе, 14е — «Ялган документлар, дәүләт бүләкләре, штамплар, мөһерләр яки бланклар ясау һәм аларның әйләнеше» маддәсе буенча) кузгатылган.

Ике юридик затның эшчәнлеге туктатылган.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Инстаграм

[instagram-feed]

Без социаль челтәрләрдә

Instagram