Татарстанда минималь куллану бюджетының күләме артты
«2020 елның беренче кварталында Татарстан Республикасы буенча минималь куллану бюджетының минималь дәрәҗәсен 16 мең 217 сум күләмендә расларга», — диелә документта.
2019 елның дүртенче кварталында әлеге социаль-икътисади индикатор 15 мең 785 сумга тигез булган. Шул рәвешле, үсеш 432 сум тәшкил иткән.
Минималь куллану бюджеты минималь куллану кәрзинен исәпкә алып формалаштырыла. Анда кешенең минималь ихтыяҗын тәэмин итә торган кайбер товарлар һәм хезмәтләр керә.
Чыганак:Татар-информ