Сугыш кайтавазы «Күңел» радиосы дулкыннарында

 

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана!

Җиңү көнен якынайтуга Бөек Ватан сугышы ветераннары гына тугел,тыл хезмәтчәннәре дә,шулай ук балалар да зур өлеш керткән.

Аларның хатирәләре,сагышлы истәлекләре «Күңел» радиосы дулкыннарында!

Хәтер кыры
Көтәләр дип башка язмам инде,
Мин елармын ахры тын гына.
Солдат хатыннары китеп бара
Ирен эзләп хәтер кырына.
Әниләрнең кара чәчләренә
Хәсрәт-бәсләр иртә кундылар.
Бүгенгечә кайтып керер диеп,
Ишек бикләмичә кундылар.
Соңгы каһарманнар басып тора,
Иргәгәне уйлап тартынам.
Җиңү мәйданына килми калса
Кирәк булмас бару артыннан.
Тик батырлык янәшәдән атлар,
Тезелешеп узар күп еллар,
һәйкәл яннарында чәчәк тотып
Солдат балалары торырлар.
Онытырлар диеп уйламагыз,
Җир төренгәч язгы бер ямьгә
Ап-ак чәчле солдат улларының
Оныклары килер бәйрәмгә!
Солдат хатыннары китеп бара,
Ирен эзләп хәтер кырына.
Мин бу хакта бүтән язмам инде,
Бер елармын ахры тын гына…
Таһир Шәмсуаров

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Инстаграм

[instagram-feed]

Без социаль челтәрләрдә

Instagram