Филүс Каһиров: «Һәр тамашачы үзе өчен алтын тавышны билгели»

Автор: Алинә Айдарова
Салават Камалетдинов

«Татар теле бетмәячәк»

Филүс, коронавирус җырчыларның кесәсенә сугадыр?

Суга инде. Концертларны күчерергә туры килде. Рестораннар ябыла, мәҗлесләр үткәрелми. Безнең кесәгә генә бәрми. Авиакомпанияләр дә зыян ала. Минем дә концертларым булырга тиеш иде. Тамашаларны күчереп торырга туры килде. Исән-сау булсак, март, апрель аенда булырга тиеш концертларны май аенда үткәрербез. Вирусның кайчан бездән китүен беребез дә төгәл белми. Ярый, халкыбыз бераз концертлардан ял итеп торсын. Хәзер бит көн саен концерт куялар.

Концерт куючылар күбәеп китте шул, әйеме?

Әйе, җырлаучылары да, җырчылары да гөмбә урынына үсә хәзер. Әле тагын бер әйбер әйтеп китәсем килә: апрель аенда Европада концертлар куярга тиеш идек. Беренче тапкыр төркемемне шул якларга алып чыгыйм, дигән идем. Германия, Чехия, Австрия илләрендә концерт куярга тиеш идек.

Бәлки Алла үзе саклагандыр?

Димәк, язмаган, әйе. Мин үземә ел саен чит илгә концертлар белән сәфәр кылырга дип вәгъдә биргән идем. Чит илгә төркемне алып чыгып китү — җаваплы эш. Үзең өчен генә җаваплы булу — бер әйбер, ә минем өстемдә төркем дә була бит әле.

Чит илләрдә татар теленә булган мөнәсәбәт башка төрледер?

Алар татар теленең кадерен белә. Без, татарлар, монда күп. Без көн саен күрешеп, татарча аралаша алабыз. Ә андагы милләттәшләребез өйдә генә татарча сөйләшә. Ә өйдән чыккач, инде инглиз телендә сөйләшергә мәҗбүр булалар. Әмма иң мөһиме — алар өйләрендә татарча сөйләшә, балаларын да шулай үстерә.

Нишләп бездә алай түгел икән?

 Белмим. Анда татарлар заманында качып киткән. Революция вакытларында, мәсәлән. Хәзер мин аралашкан кешеләрнең әтиләре, бабайлары шулай итеп күчеп киткән булган. Алар миңа: «Иң мөһиме — телне, динне саклагыз, дип үстерделәр», — ди. Кая гына барсаң да, алар «Туган тел» җырын аягүрә басып җырлый.

Татар теленең бүгенге аянычлы хәлендә без үзебез гаеплеме?

Беләсеңме, чит илдә яшәүчеләр татар телен югалтудан курыккан. «Татарча аралашучылар әз, милләт бетмәсен», — дип үзебезнең телебездә аралашкан алар. Ә бездәгеләр курыкмый. Мин авылда татарча укыдым. Октябрьскийга укырга кергәндә, ике сүзне кушып, җөмлә төзергә авыр иде. Авылда үскәч, русча сөйләшү тәҗрибәм булмады.

Рус телен белмәгәнгә ояла идеңме?

Оялу хисе бар иде, әлбәттә. Яшьләр арасында авылдан килүчеләрне түбәнсетү бар иде. Шәһәрдәгеләр үзләрен бездән югарырак куялар иде. Аһа, имеш, авыл егетләре. Шулай да рус телен өйрәндек. Нәрсә әйтим?! Татар теле бетмәячәк. Телевидение, радио эшли, газета- журналлар басыла. Без үз телебездә аралашыйк. Бары шул. Совет чорында да мәктәпләрдә татар телен бик сирәк укытканнар, ди. Хәзер кире шуңа кайттылар. Нишләп хәзер татар теле бетәргә тиеш соң? Совет чорында югалмаган, сакланып калган бит.

Татар халык җырларын яңартып, аны яңа вариантта тамашачыга җиткерү кирәкме?

Кирәк, әмма халык җырлары үзенә карата саклык таләп итә. Кайвакыт татар халык җырларын яңартам, диләр дә, бозып бетерәләр. «Яшьләргә бүтәнчә барып җитмәячәк», — диләр. Бераз гына яңартырга ярый, әмма татар халык җырының асылы югалмаска тиеш.

«Үзгәреш җиле» турында ни диярсең?

Алар грандиоз, сыйфатлы итеп эшләгәннәр. Музыкантлары да югары квалификацияле. Бер генә сорау барлыкка килә: нишләп алар безнеке түгел икән?

Димәк, бездә тупланган әзер оркестр юк?

Элегрәк филармониядә Рөстәм Үтәй җитәкчелегендә эстрада-симфоник оркестры бар иде. Алар хәзер юк, кызганыч. Янәдән аларны барлап, яшьләрне дәшеп, менә дигән оркестр булдырырга мөмкинлек бар.

Бүлдердем, гафу.

Һәр татар халык җырына аерым «подход» кирәк. Алар күбесенчә джазны кулланды. Татар халык җырлары арасында, чыннан да, джаз жанрына якын итеп башкара алырлыклары бар. Әмма татарның тарихын сөйли торган, бәгырьдән өзелеп төшкән җырлар да юк түгел. Аларны үзгәртергә кирәкми. Алар джазга туры килми.

Ни өчен «Үзгәреш җиле»ндә катнашмадың?

«Үзгәреш җиле»нең беренче елы — минем юбилей елы иде. Мин 15 ноябрьдә Опера театрында классик концерт куярга тиеш идем. Мине «Үзгәреш җиле»ндә катнашырга чакырдылар. Классик концертка әзерләнергә өлгермәм дип, баш тарттым. Киләсе елларда катнашырмын, дип сүз куештык. Әмма башка алар белән бәйләнешкә кермәдек.

«Уникумнар күп булмый»

Тамашачы концертларыңа йөриме?

Аллаһка шөкер, дим. Элегрәк елына бер концерт белән йөри башлаган идем. Хәзер менә ике концерт куйдым да, соңыннан ике өстәмә концерт бирдем.

Нишләп халык Илсөяләргә, Тямайларга йөри икән?

Һәр тамашачының үз җырчысы була. Резидә Ахиярова үзенең бер интервьюсында: «Филүс Каһиров — ул Татарстанның алтын тавышы», — дигән иде. Мактануым түгел, дөрес аңла. Кемдер мине яратып тыңлый, ә кемдер башка җырчыга йөри. Һәр тамашачы үзе өчен алтын тавышны билгели. Мин зәвыклы җырчы булырга тырышам. Миңа башка төрле җырчы булу килешми дә.

Чыгыш вакытында нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

Беләсеңме, һәр җырчы җырлаудан тыш бии дә, җырлый да. Күп нәрсә ничек җырлаудан, сөйләүдән һәм биюдән тора. Чыгышыңның дәрәҗәсен югарыда тотасың килә икән, зәвыкка омтылырга кирәк. Ә ничек бар, шулай йөрисең икән, зәвык белән саубуллашырга туры киләчәк.

Зәвыклы булу җиңел түгелдер. Син дә бит ничек бар, шулай җырлап йөри ала идең.

Ничек бар, шулай җырлап йөрү дә җиңел түгел. Фирдүс тә, Элвин да үзләренең күпме сәламәтлекләрен туздыра. Тямаевка шаккатам: ничек унар концерт биреп була? Һәр концертта, бишенчеме ул, сигезенчеме, син беренче концерттагы кебек чыгыш ясарга тиешсең. Тамашачы бит бу сезонда синең концертыңа беренче көн генә килгән. Һәр кеше үзенчә тырыша. Хәзер яшь студентлар: «Әй, без дә шулай сикереп йөрербез», — дип уйлыйлар. Алар аны җиңел дип белә микән? Тямаевка охшарга тырышалар. Әйе, Фирдүс популяр җырчы була алды, ә менә сине халык кабул итәрме, юкмы? Беркем белми. Заманында Салават абыйга охшарга тырыштылар. Берсе дә җырчы булып китә алмады. Уникумнар күп булмый.

Шулай да, син яшьрәк чакта классик җырчы булырга хыялланмагансыңдыр?

Юк, мин дә татар-башкорт эстрадасын тыңлап үстем. Классик музыкага Октябрьский шәһәрендәге музыка училищесында укыганда гашыйк булдым. Соңыннан консерваториядә дүртенче курста миңа Чайковскийның «Евгений Онегин» операсында катнашырга тәгъдим иттеләр. Менә бу — классика. Ризалашканда, каушаган идем: башкарып чыга алырмынмы, юкмы? Аны җырлап чыккач, музыкага карата карашым үзгәрде.

Шушы булдырган зәвыклы образыңны югалтырга курыкмыйсыңмы?

Аны югалтыр өчен күп вакыт кирәкми. Элегрәк әгәр үзгәрә башласам, үз тамашачымны югалтырмын кебек иде. Әмма алай да ярамый: җырчы гел эзләнүдә булырга тиеш. Экспериментлардан куркырга кирәкми. Концертларымда татар халык җыры да, эстрада җыры да, башка милләт җыры да башкарырга тырышам. Хезмәттәшләремә бер сүз дә әйтәсем килми. Һәрберебезнең үз юлы.

 «Рифат Фәттfхов белән аралашмыйбыз»

Хайп, пиар дигән күренешләргә ничек карыйсың?

Үзем бу әйберләрне яратмыйм. Бәлки хайп белән мавыгырга да кирәктер, әмма бу холкыма туры килми. Дөресен әйткәндә, «хайпануть» итәргә күп мөмкинлекләр бар. Булган хәлне артык күпертүне мәгънәсез дип уйлыйм.

Мәсәлән, Рифат Фәттахов белән булган хәлне алыйк. «Әйдәгез күпертик», — диделәр. Ә мин әле ул вакыт «хайп»ның нәрсә икәнен әллә ни белми идем дә. Зөһрә апа Сәхәбиева да миңа рәнҗүен белдергән иде. Аңа җавап әйтеп, бу теманы да күпертеп була иде. Әмма мин кирәк дип тапмадым.

Әйдә күпертик әле. Фәттахов белән бүген аралашасызмы?

Бу теманы күпертүнең мәгънәсен тапмыйм. Гомумән, үткән тормышым белән яшәргә тырышмыйм. Бүгенгем, киләчәгем мине кызыксындыра. Юк, безнең аралашмаганга хәзер ничә ел инде…

Татарстанда продюсер дип әйтә алырлык кешеләр бармы?

Авыз тутырып: «Мин продюсер», — дигән кешегә шаккатам. Әле син бит бернәрсә дә эшләмәгәнсең. Продюсер үзен җырчыдан югарырак куярга тиеш түгел. Күп очракта продюсерлар 2-3 ел эчендә җырчыны сыгып бетерәләр. Алай булырга тиеш түгел. Җырчының юлын озын итәргә тырышырга кирәк. Сәләтле җырчыларның күбесе яхшы менеджер түгел. Таланты әзрәк булганы йөрергә мөмкин, чөнки ул әрсез. Продюсер җырчыга яхшы ният белән ярдәм итәргә тырышырга тиеш.

Синең хатының продюсерыңмы?

Эльмира безнең төркемнең директоры. Ул шулай администратор да. Аллаһка шөкер, безнең төркем бик дус. Минем беркайчан да алардан үземне югарырак куйганым юк. Әгәр мин аларга минлегемне күрсәтсәм, алар шул ук мизгелдә битемә төкерәчәк. Безнең арада документлар да юк. Бер-беребезгә ышанып эшлибез.

Эльмирага акча түлисеңме?

Ул бит минем директор! Ул миңа түли (көлә). Минемчә, хатынның администратор булуы бик дөрес. Чөнки хатынга ышанырга була. Ул сине алдый алмый, чөнки күпме генә эшләсәң дә, бар акча өйгә кайта. Алдауның файдасы юк, кыскасы. Күп очракта продюсер яисә администратор, синең талантың белән файдаланып, сине ташларга мөмкин. Ә үз хатының сине ничек ташласын инде? Син бит аның балаларының атасы.

Эльмираның: «Филүс, акча юк», — дигәне бармы?

Эльмира мескенләнергә яратмый. Аның зарланып утырган чагын белмим дә.

Зөһрә апа Сәхәбиева турында сөйләшикче. Ни сәбәпле уртак фикергә килә алмадыгыз?

Зөһрә апага эндәшергә оялдым. Безнең беркайчан да талашканыбыз юк иде. Ул, киресенчә: «Хәйдәр кебек җырлыйсың», — дия иде. Нишләп ул миңа: «Филүс: „Бигичев репертуарыннан“, — дип җырламый. Алай гына да түгел, киләчәктә аның Хәйдәр җырларын башкаруына каршымын. Ул барыбер Хәйдәр кебек җырлый алмый», — дип әйткән микән? Бу әйбергә һаман да аптырыйм. Ул миңа шушы сүзләрнең киресен әйтә иде. Аның сүзләрен бер дә аңламадым.

Хәйдәр абый белән очрашырга өлгермәгәнсеңдер?

Юк, ни кызганыч, өлгермәдем. Әмма Илһам Шакиров белән сөйләшкәнем булды. Әгәр Хәйдәр абый белән очрашырга мөмкинлек булса, мин аның кулын гына тотып торыр идем. Нишләтәсең, язмыш, ул безнең арада юк инде…

«Күлмәкләр ертылып, борыннар канап бетә иде»

Балачагың бәхетле үттеме?

Минемчә, безнең чор балаларының барысының да балачаклары бәхетле үткәндер. Без интернет белән үсмәдек. Рәхәтләнеп, батып, өшеп урамнан керә идек. Элек безнең өчен әти-әнинең урамга чыгармавы зур җәза иде. Ә хәзер, киресенчә: «Урамга чыгарам», — дип куркыталар.

Мәктәптә яхшы укый идеңме?

Әйе, яхшы укыдым. Әмма химия фәнен генә аңламый идем. Шулай да химия укытучысы да миңа яхшы билге куя иде, чөнки ул музыка дәресен дә укыта иде. «Сиңа химия кирәкми, җырла син», — дия иде.

Кызлар белән йөри идеңме?

Йөрмәдем түгел инде, әмма мин җитди итеп йөри идем. Әле монда, әле тегендә сикергәләп йөрмәдем. Әгәр берәр кыз белән аралашам икән, өйләнергә планлаштырган кебек йөри идем. Беренче тапкыр алтынчы класста гашыйк булдым. Җиде ай йөрдек.

Аны мәктәптән кайтканда озата идеңме? Ничек ул алтынчы сыйныфта кызлар белән йөрү?

Мин аны озатмый идем, чөнки ул бер урамда тора, ә мин икенче урамда яшим. Әгәр дә аны озатам дип, урамнарыннан урап кайта башласаң, мине өйгә кертмиләр бит. Малны кем карый соң?! Кич чыга идек, аннан соң озатып кайта идем.

Озатканда, үптерә идеме соң?

Кая үбешү инде анда?! Унбер яшьлек бала-чага гына бит әле мин.

Сугышып кайткан чаклар була идеме?

О, күлмәкләр ертылып, борыннар канап бетә иде. Сугыша идек, шул ук вакытта дуслаша идек тә. Без беркайчан да әләкләшми идек. 2019 елның җәендә мәктәпне тәмамлаганга 15 ел булды. Шаккатам: вакыт тиз үтеп киткән. Кемдер үзгәргән, ә кемдер шул ук булып калган.

Арадан киткән сыйныфташларың бармы?

Ике егет китте. Берсе йөрәк белән китеп барды. Ә икенчесе Себердә үлде. Каберләренә чәчәкләр салган идек. Язмыш шундый инде ул, нишләтәсең. Алар беркайчан да беркемгә дә начар сүз әйтмәсләр иде. Уйландыра, малай. Кайсыбызның кайчан китүен белеп булмый.

Кызлар белән аралашканда нинди идең син?

Мин кызларга төрле кызык хәлләр сөйли, җырлый идем. Әле безнең авылга шәһәр кызлары да кайта иде. Аларны да үземә каратырга тырышкан чаклар булды. Төрле кызыклы нәрсәләр сөйләгәч, кызлар миңа карый иде. Берсендә клубтан чыктым да бер парның сөйләшүен курдем. «Менә бүген мал астын чистарттым, тирес түктем», — дип сөйләп басып тора егет. Түзмәдем: «Карале, син нәрсә сөйлисең ул? Ул синең ничек тирес түккәнеңне тыңларга чыкканмыни?» — дидем. Теге егет: «Кит әле бар», — диде. Шулай дидем дә кире клубка кереп киткән идем.

Эльмира белән ничек йөреп киттегез?

Эльмира белән без училищеда таныштык. Әмма без Эльмира белән дуслар гына идек. Бервакыт аны озатып кайтканда, Эльмирага: «Син миңа ошыйсың. Безнең арада дуслык кына түгел», — дидем. Минем бу сүземне ул да көткән икән. Аның да миңа карата хисләре булган. Шул көннән башлап без тугыз ел очрашып йөрдек. Соңыннан гына өйләнергә булдым.

Нигә шулай озак йөрдең?

Яшәргә үз почмагым, үз фатирым булмыйча, өйләнмим, дип үз-үземә сүз биргән идем. Әтинең: «Абзарың булмыйча, мал кайтарма», — дигән сүзе бар иде. 2012 елның 28 декабрендә фатирлы булдым да 2013 елның 5 гыйнварында туй үткәрдек.

«Кайчак макарон урынына кекс килеп чыга иде»

 Җырчылар арасында дуслык бармы?

 Дуслык дип инде, талашып яшәмибез, Аллаһка шөкер. Бервакыт Раяз Фасыйхов белән сөйләшеп утырдык. «Менә сәхнәдә бәйрәм бара. Нишләп сәхнә артында бәйрәм хисе юк икән?» — дип сорау биргән идем. Без, артистлар, бүген — бер заманда яшибез. Минемчә, без аралашып яшәргә тиешбез. Сәхнәдә бәйрәм икән, димәк, сәхнә артында да бәйрәм булырга тиеш. Бездә бу әйбер бик сүлпән.

 Җырчыларның күбесе төшеп кала…

Заманнан артта калмаска кирәк. Ничек тә булса дөнья белән бергә атларга кирәк. Һәм, әлбәттә, әгәр дә син тырышмыйсың, эшләмисең икән, төшеп калачаксың.

Кемдер эчеп югала, әйеме?

Андыйлар да булгандыр. Әмма элегрәк эчү күренеше күбрәк булгандыр. Хәзерге артистлар әллә ни эчми. Бер кинода: «Югалтыр әйберләре булмаганнар гына эчә», — дигән бит.

Ашарга пешерә беләсеңме?

Училищеда укыганда, мин бер әбидә яшәдем. Әнинең дә мине тулай торакта яшәтәсе килмәде, үземнең дә анда яшәргә теләгем булмады. Шулай итеп, бер әбигә яшәргә кердем. Анда яшәгәндә, ашарга гел әзер иде. Анда өч ел яшәдем дә, дүртенче курста егетләр белән фатир «снимать» итеп яши башладык. Менә шунда ашарга пешерергә өйрәндем дә. Ай, экспериментлар ясый идем. Кайчакта макарон урынына кекс килеп чыга иде. Хәзер өйрәнеп беттем инде.

Филүс, бер җырның бәясе күпме ул?

Кызык сорау. Берәр мәҗлескә чакыралар да: «Нигә шулай күп итеп акча сорыйсыз?» — диләр. Соң ул акчаны мин бит кесәмә тыкмыйм. Кара, бер җырны сатып алу, ким дигәндә, 10-15 мең була. Соңыннан җырга аранжировка кирәк. Анысы, ким дигәндә, 20 меңгә төшә. Аннан соң радиога, телевидениегә ротацияләргә түләргә кирәк. Клип төшерәм дисәң, кимендә йөз мең кирәк. Бу әле бер генә җыр! Әле бит костюмнар аласың, музыкантларга түлисең, арендасы, налогы…

Татар мәдәниятенең, сәнгатенең киләчәге өчен борчыласыңмы?

Беләсеңме, элегрәк борчылдыра иде. Заманасын һич тә аңлый алмыйм. Элек рәхәтләнеп баянга кушылып җырлыйлар иде. Хәзер дә баянга кушылып җырлый алучылар бар, әмма алар популяр түгел. Фонограммага җырлаучылар күбәя. Мин аларны кызганам, беләсеңме? Шулай да, мин киләчәккә өмет белән карыйм. Әле бер төркем сәләтле яшьләр киләчәк. Аларны хәзер барлау эшләре бара бит, төрле иҗади лабораторияләр эшли. Моңсуланып утырырга кирәкми. Татар журналистикасы да, татар эстрадасы да алга таба барсын иде.

Чыганак:Интертат.ру

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram