Рөстәм Миңнеханов Covid-19 таралуын кисәтү максатыннан язгы ярминкәләрне туктатты

 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада 28 мартка планлаштырылган язгы ярминкәләрне Covid-19 коронавирусы таралуын кисәтү максатында гамәлдән чыгарырга кушты. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Ярминкәләр, гадәттәгечә, бик күп кешеләрне җыя, нигездә, олы яшьтәге кешеләрне. Килеп туган вазгыятьтә кешеләр тормышына куркыныч янарга тиеш түгел», — диде ул.

Матбугат хезмәте җитәкчесе сүзләренчә, халыкны азык-төлек һәм беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин итә торган барлык кибетләр штатлы режимда эшли.

«Оператив штаб хезмәткәрләре тарафыннан продуктларның тулы күләмдә булуына мониторинг алып барыла, мәсьәлә республика Президенты контролендә», — дип искәртте «Татар-информ» әңгәмәдәше.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә