Халык шагыйре Роберт Миңнуллин вафат
«Бүген төнлә абыебыз китеп барды», — диде ул.
Роберт Миңнуллин 72 нче яше белән бара иде. Каты авыру белән көрәште.
Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районында туган. Озак еллар «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасын җитәкләде. 1988-1994 елларда — Татарстан Балалар фонды рәисе. 1995-2014 еллларда — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты иде.
Роберт Миңнуллин Казанның Яңа Татар бистәсе зиратына җирләнәчәк. Бүген халык шагыйре вафаты сәбәпле ТР Дәүләт Советында җыелган утырышта озату мәсьәләләре каралган.
Роберт Миңнуллин иртәгә соңгы юлга Галиәсгар Камал театры яныннан озатыла: аның җәсәде иртәнге сәгать 9да театр каршындагы мәйданга китереләчәк. Хушлашу мәрасименең рәсми өлеше 9.30 сәгатькә билгеләнгән.