Татарстанлылар Сovid-2019 булган илгә алынган юллама өчен акчаны кире кайтара ала

 

ТР Туризм буенча Дәүләт комитетына чит илләрдә ял итү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефонының беренче көнендә йөзләгән шалтырату килде. Барыннан да бигрәк республика халкын туристик юлламалар сатып алган өчен акчаны кире кайтару мәсьәләсе кызыксындырды. Бу хакта «Татар-информ»га ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

ТР Туризм буенча Дәүләт комитетында билгеләп үтүләренчә, юллама турыдан-туры куркыныч булган илгә сатып алынган очракта, тур өчен акчаны тулысынча кире кайтарырга мөмкин.

Туристларның куркынычсызлыгына янау режимы кертелмәгән илгә сәяхәт иткән очракта, турны сатып алучы туроператор тарафыннан тотылган чыгымнарны исәпкә алып, акчаны кире кайтарырга мөмкин. Тотып калу күләме белән килешмәгән очракта, турист туроператорның гамәлләрен суд тәртибендә бәхәсле дип игълан итәргә хокуклы.

Тулырак мәгълүматны «кайнар линия»: (843) 222-90-31 телефоны буенча дүшәмбедән җомгага кадәр 09:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram