Республика клиник хастаханәсе санавиация очышларын арттырырга ниятли
2019 елда республика районнары хастаханәләреннән 150 очыш башкарылган булса, быел 160 очыш булуы фаразлана. «Бигрәк тә, Казаннан ерак урнашкан районнарда яшәүчеләргә вакытында ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү — мөһим бурыч. Безнең очышларны арттыру мөмкинлеге бар», — диде баш табиб.
Былтыр барлык очышлар өчен «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча федераль бюджеттан 70 млн сум түләнгән, Татарстан казнасыннан 30 млн сумнан артык акча кушылган.
Рафаэль Шәвәлиев әйтүенчә, Яр Чаллыда Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә дә Республика хастаханәсе санавиация хезмәтенең филиалын булдыру күздә тотыла. 2021 елда бу проект гамәлгә ашар дип көтелә.
Чыганак:Татар-информ