«ЛУКОЙЛ» җәмгыяте бәйгесендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына махсус номинация өстәлә
Татарстанда конкурсны берничә ел «ЛУКОЙЛ» җәмгыятенә керүче «РИТЭК» ҖЧҖ һәм «ЛУКОЙЛ» хәйрия фонды уздыра. Бәйгенең төп максаты — «ЛУКОЙЛ» ширкәтенең хәйрия эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыру, актуаль социаль сорауларны хәл итүдә иҗтимагый оешмалар һәм җәмәгатьчелек башлангычларына ярдәм итү. «Конкурс республикада киң масштабларда билгеле», — диде Ләйлә Фазлыева.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгына яңа номинациядән тыш, конкурсның өч даими «Экология», «Рухилык һәм мәдәният», «Спорт» номинацияләре гамәлдә. «Быел грант фонды 25 млн сумнан гыйбарәт. Җиңүчеләр сентябрьдә игълан ителәчәк», — диде вице-премьер. Ул бәйгегә гаризалар һәм проектлар дистанцион рәвештә кабул ителүен искәртте.
«РИТЭК» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары — «ТатРИТЭКнефть» директоры Николай Нефедов «Бөек батырлык» номинациясе Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә ярдәм, хәрби-мемориаль комплекслар һәм мәктәп музейларын торгызу белән бәйле проектларны, яшьләрнең патриотик тәрбиясенә юнәлдерелгән инициативаларны күздә тотканын әйтте.
Конкурсның 10 еллык тарихы эчендә 7 меңгә якын проект катнашкан, 1406сы җиңүче булып танылган һәм тормышка ашырылган. Грантларның гомуми суммасы 246 млн сум тәшкил иткән.
Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2020 елның 31 июленә кадәр кабул ителә. Бәйгенең нигезләмәсе Интернет челтәрендә http://ritek.lukoil.ru/ru адресы буенча «РИТЭК» ҖЧҖ битендә «Җаваплылык» бүлегендә урын алган.
Чыганак:Татар-информ