Чаллыда коронавирус фонында ялгыз пенсионерларга ярдәм итү штабы төзелә
Башкарма комитет вәкиле сүзләренчә, хәзер ветераннар советы, территориаль иҗтимагый берләшмәләр, профсоюз оешмалары ярдәме белән мохтаҗлар турында мәгълүмат җыю бара, параллель рәвештә ялгыз өлкәннәргә ярдәм итәргә әзер булган волонтер отрядлары төзелә. Ярдәм, беренче чиратта, пенсионерларга азык-төлек, дарулар һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин итүдән гыйбарәт.
«Штаб якындагы атна дәвамында эшкә керешәчәк. Аның гамәлләре полиция белән берлектә эшләнә, чөнки бу хәлдән мошенниклар файдаланырга мөмкин», — дип искәртте Хәлимов.