Татарстанның 17 районында язгы кыр эшләренә керештеләр
Министр билгеләп үткәнчә, якындагы ике атнада һава торышы туңган туфракта уҗымнарга минераль ашлама кертергә мөмкинлек бирә, бүгенге көндә 17 районда үсемлекләрне тукландыруга керешкәннәр инде.
Үсемлекләрне иртә яздан тукландыру (көзге культуралар хәлсезләнгән участокларда бигрәк тә) икътисади яктан үзен аклый торган агрочара булып тора, дип искәртте министр.
Дүшәмбедән кыр эшләрендә катнашучы авыл хуҗалыгы машиналарын кабул итү башлана.
Муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Актаныш районы игенчеләренең республикада беренчеләрдән булып язгы кыр эшләренә керешүе хакында хәбәр ителгән иде инде.
Чыганак:Татар-информ