Быел «Нәүрүз» бәйрәме массакүләм чараларсыз гына билгеләп үтеләчәк

Коронавирус куркынычы булу сәбәпле, быел «Нәүрүз» бәйрәме массакүләм чараларсыз гына узачак.

Мәскәү мэры Сергей Собянин март башында ук массакүләм чараларны тыю турында карар кабул иткән иде. 22 мартта ВДНХ да узарга тиешле «Нәүрүз» дә тыюга эләгә.

Бүген Үзбәкстан президенты Шәүкәт Мирзеев бәйрәм котлавында авырлыкларның вакытлы булуын билгеләп үтте. Ул киләсе елларда «Нәүрүз» бәйрәме элеккечә бәйрәм ителер дигән өметен белдерде.

  • «Нәүрүз» — көн һәм төн тигезләшкәндә Урта Азия илләрендә, Иранда, Азәрбайҗанда бәйрәм ителә. Ул иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе санала, аның барлыкка килүенә 3 мең ел дип саныйлар. Нәүрүз яңа авыл хуҗалыгы сезоны башлануын күрсәтүче символик бәйрәм.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә