Татарстан Мәдәният министрлыгы мастер-классларны онлайн режимга күчерергә ниятли

Татарстан Мәдәният министрлыгы барлык иҗади мастер-классларны онлайн режимга күчерергә ниятли. Хәзерге вакытта карантинда утыручы кешеләрг өчен интернет аша үткәрелүче онлайн-дәресләргә ихтыяҗ булачак. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова шул хакта хәбәр итте.

«YouTube видеохостингында бик күп программа булачак. Шулай ук муниципаль учреждениеләр белән мастер-класслар төшереп буламы-юкмы икәнлеге хакында фикер алышачакбыз. Мисал өчен, традицион халык һөнәрчелеге яки күн мозаикасы буенча төшереп, соңыннан шуны YouTube видеохостингында урнаштырып булачакмы», — диде министр.

Әюпова мондый дәресләргә ихтыяҗ булыр дип өметләнә. «Беләсезме, ял вакытында ни белән булса да шөгыльләнергә теләгән кешеләр бик күп. Алар шул исәптән декоратив-гамәли сәнгатькә дә мөрәҗәгать итә», — дип искәртте ул.

Моннан тыш, ведомство онлайн-лекторийлар да оештырырга ниятли, диде Татарстанның мәдәният министры.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә