Казан, Чаллы һәм Түбән Камада шимбә көнне авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырыла

 

21 март, шимбә көнне Татарстанның Казан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә узачак ярминкәләрдә авыл хуҗалыгы продукцияләре тәкъдим ителәчәк.

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, шимбә көннәрендәге авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыру традициясе дәвам итә. Республика авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерлар шәһәр халкына ит һәм сөт, йомырка, яшелчәләр, төрле ярмалар, шикәр, бал һәм башка бик күп продукцияләр алып килә.

Бу юлы «Казан» агропаркы янында да ярминкә булачак.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә