Белгечләр яз иртә килгән елларда республика аеруча югары уңыш җыеп алганын әйтте

 

Татарстанның 16 районында язгы кыр эшләре башланды — хуҗалыклар уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне эшкәртә. Белгечләр, быелгы кебек яз гадәттәгедән иртә килгән 2008 елда республика 6,3 миллион тонна уңыш җыеп алганын искәртә.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, бүген Актаныш, Чистай, Азнакай, Буа, Биектау, Мөслим, Алексеевск, Арча, Тәтеш, Әлки, Апас, Лаеш, Минзәлә, Сарман, Теләче һәм Ютазы районнарында кыр эшләре бара. Быел республикада уҗым кырлары — 486,7 мең, күпьеллык үләннәр 484,1 мең гектарны тәшкил итә.

Министрлык белгечләре сүзләренчә, узган ел яз соңрак килгәнгә авыл хезмәтчәннәре кырларга 4 апрельдә генә төшкән булган. Мәгълүм булганча, 2019 елда республикада 4,4 миллион тонна уңыш җыеп алынган иде. Бер гектардан уңыш күләме 30,5 центнерны тәшкил итте.

Ә 2008 елда яз иртә килгән, кыр эшләре 28 мартта башланган. Ул елны 6,3 миллион тонна икмәк җыеп алынган. Бер гектардан уңыш уртача 37,2 центнер чыккан.

 Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә