ТР җитәкчелеге ритейлерлар белән бәяләрне хәзерге дәрәҗәдә саклау турында килеште
«Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр белән бәяләрне арттыруга юл куярга ярамаганлыгы турында аңлату эшләре үткәрелде. Килеп туган вазгыятьтә бәяләр белән спекуляция ясауга юл куймаска кирәк. Татарстан Президентының шундый күрсәтмәсе бар», — дип өстәде ул.
Кичә кич сәүдә челтәрләрендә сатып алучылар саны сизелерлек кимеде. «Без республикада яшәүчеләрне ыгы-зыгыга бирелмәскә һәм бу мәсьәләдә сак булырга чакырабыз. Продукция җитәрлек», — дип искәртте Галимова.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгында, әгәр азык-төлеккә бәяләрне күтәрсәләр, кибетләрне тикшерәчәкләре хакында хәбәр иткәннәр иде инде.
Чыганак:Татар-информ