Бүген хезмәттәшебез Райнур Вахитовның туган көне!

Райнур!Чын күңелдән котлыйбыз!!!

Уңышларның иң зурысын, гомернең иң озынын, киләчәкнең иң матурын, сәламәтлекнең иң ныгын телибез!

Йөзең һәрвакыт якты, мөләем, нур сибеп тора.Киләчәктә дә якын кешеләреңне,тыңлаучыларны сөендереп,алар белән күңел җылыңны бүлешеп яшә!

Бик гади син, ягымлы син,
Бар кешегә карата.
Шуңа күрә яше-карты
Сине бердәй ярата.

Ташламасын сине беркайчан да
Бәхет белән тулы елмаю.
Урап үтсен сине кайгы-хәсрәт,
Ә йөзеңдә булсын куану.

Кояш көлсен, язлар сиңа
Кочак-кочак җылы китерсен.
Язлар белән бергә бәхет килсен,
Гел елмаеп гомер кичер син!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram