ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирустан саклану буенча киңәшләр әзерләде

Министрлык белешмәлегендә алты төп кагыйдә урын алган. Аларга түбәндәгеләр керә: кулларны сабынлап юу, эш урыны гигиенасы һәм гомуми гигиенаны үтәү, медицина битлеге ярдәмендә сулыш органнарын саклау, авыруның тәүге симптомнары күренүгә үк табибка мөрәҗәгать итү, коронавирус инфекциясе таралу куркыныч булган зонадагы илләргә сәфәр кылуны кичектерү.
«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавируска бәйле эпидемиологик вәзгыять имин булмаган илләрне санаган иде. Әлеге исемлеккә Кытай, Көньяк Корея, Италия һәм Иран керә. Министрлык бу илләргә баруны кичектереп торырга тәкъдим итте.