Эшмәкәрләр үзләре өчен махсус салым режимы үз көченнән чыгуының зыянына зарлана
2021 елның 1 гыйнварыннан бизнес вәкилләре өчен ЕНВД (потенциаль керемгә бердәм салым) гамәлдән чыгарыла. Маркировкалы товарлар белән берәмләп сәүдә итүче эшмәкәрләр өчен 2020 елның 1 мартыннан ук бетерелде. ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советы утырышында бизнес вәкилләре бу уңайдан борчылуларын белдерделәр.
Татарстанда ЕНВДны 56 меңгә якын эшмәкәр кулланган. Бюджетка 1,8 млрд сум түләгәннәр. 2021 елның 1 гыйнварыннан эшкуарлар өчен салым түләүләре артачак. Алар ЕНВД дан гадиләштерелгән салым системасына (УСН) күчә. Эшмәкәрләр салым 6-10 тапкыр үсәргә мөмкин дип фаразлый. Керемнең яртысын дәүләткә биреп барырга мәҗбүр булачаклары турында әйтә.
«Безгә эшләүнең мәгънәсе калмаячак, күп кенә эшмәкәрләр я ябылырга, я «күләгә»гә китәргә мәҗбүр булачак», — дип сөйләде эшмәкәрләр видеороликта. Аяк киеме кибете хуҗасы Ильмира Сөләйманова маркировкалы товарлар — аяк киемнәре, йон-тире эшләнмәләре, дарулар сатучылар өчен салым тәртибе быел 1 марттан үзгәрүен искәртте.
Аның сүзләренчә, хәзер кварталга салымы җиде тапкыр арткан. «Хәзер өч тапкыр күбрәк эшлим, ә салым җиде мәртәбә күбрәк. Әле импортер буларак аяк киеменең үзкыйммәтенә 20 процент НДС, таможня түләүләре, 16-17 процентлык кредитлар түлим, операцион чыгымнар да бар, шуңа эшләве бөтенләй кызык түгел», — диде.
Ильмира Сөләйманова әйтүенчә, бу проблеманы 1 мартка кадәр хәл итә алмаган кече бизнес вәкилләре ябылырга мәҗбүр булган. «Чарасын күрмәсәк, федераль челтәрләр генә калачак. Хәзер дә зур сәүдә үзәкләрендә җирле җитештерүчеләр аз калды. ЕНДВдан гадиләштерелгән салым системасына күчү процессын җиңеләйтүне сорыйбыз», — диде шәхси эшмәкәр.
Бу мәсьәлә буенча, шулай ук, «Салым консультациясе» компаниясе директоры Надежда Холостова чыгыш ясады. «Ун эшмәкәрнең сигезе салым режимы срогын я озайтырлар дип өметләнә, я ЕНВДның бетерелүе турында бөтенләй белми. Белүчеләрнең 40 проценты бизнеслары өчен моның отышсыз булачагын әйтә», — диде ул. Ул, шулай ук, патент системасы эшмәкәрләр арасында популяр булмавын әйтте.
Экспертлар 2021 елның 1 гыйнварыннан сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре өчен салым ставкасын 4 процент итеп билгеләүне тәкъдим итә. Шулай ук, Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама районнарыннан кала, йөк ташу, көнкүреш хезмәтләре күрсәтү, берәмләп сәүдәдә эшләүче шәхси эшмәкәрләр өчен потенциаль еллык керемнәрне киметү тәкъдим ителә. Патент суммасы шул потенциаль керемнән чыгып исәпләнү искәртелә.
Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин әйтүенчә, эшмәкәрләр ЕНВД кулланып булмавы турында алдан кисәтелгән. Аның сүзләренчә, кайбер эшмәкәрләр үзмәшгуль категориясенә күчә ала. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов материаллар әзерләп, экспертларны да чакырып, бу мәсьәләне яңадан карап булуын әйтте.
ЕНВД ул — махсус салым режимы. Аның үзенчәлеге шунда — аерым эшчәнлек төрләре буенча дәүләт якынча керем күләмен үзе билгели, салым да шуннан чыгып исәпләнә. Ул НДФЛ, керемгә, милеккә салымны алмаштыра.
Чыганак:Татар-информ