Бүген «Азат хатын» журналы архивының күргәзмәсе ачылды

 

Бүген Казанда «Татмедиа» галереясендә «Азат хатын» журналы архивының күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмә ачылышында «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, «Сөембикә» журналы редакциясе һәм элек эшләгән фотограф Рөстәм Мөхәммәтҗанов катнашты.

Биредә журналның төрле елларда чыккан тышлыкларын күрергә мөмкин. Әлеге чара, оештыручыларның сүзләренә караганда, ТАССРның 100 еллыгы һәм халыкара хатын-кызлар бәйрәме якынлашуы уңаеннан туган.

«Журналның 100 елдан артык тарихы бар. Монда без татар хатын-кызының чибәрлеген, тырышлыгын күрә алабыз. Ул сугышка да барган, авыл хуҗалыгында да эшләгән, җәмгыятьтә үз урыны булган», — дип белдерде «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

«Тышлыкларны сайлау җиңел булмады. Алар бик күп һәм төрле. Күбрәк авыр хезмәттәге хатын-кызларны күрсәтәсе килде. Камаз төзүчесе, тепловоз һәм краннарда эшләүче хатын-кызлар да бар. Аларны көчле, булдыклы итеп кенә түгел, ә чын, нәзакәтле, нәфис хатын-кыз итеп тә гәүдәләндерәсе килде.

Чараның максаты татар хатын-кызларының көчлелеген дә, шул ук вакытта матурлыгын да күрсәтү.

Тышлыктагы һәр ханым республика үсешенә үз өлешен керткән, шуңа күрә монда кызлар да, әниләр һәм әбиләр дә бар», — ди «Сөембикә»нең баш редакторы Лариса Маликова.

«Күргәзмә Татарстанның 100 еллыгы уңаеннан әзерлек чаралары буларак оештырылды. Махсус проектларыбыз бар. «Сөембикә”нең эчке битендә без шушы тышлыклар белән элеккеге журналның берничә битен биреп барабыз. Моннан тыш элек тышлыкта чыккан хатын-кызларны эзләп табып укучыларыбызны аларның язмышлары белән таныштырабыз», — ди Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист Эльмира Закирова.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә