Сәлим Назин Пермьнең Барда районында археологик һәйкәлләрне өйрәнергә өндәде

 

Пермь ягы төбәкчесе, Пермь татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары Сәлим Назин Пермь өлкәсе Барда районында археологик һәйкәлләрне өйрәнергә чакырды. Бу хакта ул «Яңа гасыр» телеканалында «Татарлар» тапшыруында сөйләде.

«Археологик һәйкәлләр Барда территориясендә генә дә илледән артык. Алар аз өйрәнелгән. Безнең районда Удмуртия республикасыннан Удмурт университеты археологлары эшли. Татарстан Республикасыннан да археологлар эшләсә, яхшы булыр иде. Бу кызыграк булыр иде. Шундый ук эзләнүләр белән башкорт дусларыбыз да шөгыльләнеп ала», — диде.

Сәлим Назин Пермь төбәгенә галим Марсель Әхмәтҗанов барганын, Татарстанның Фәннәр Академиясе «Милли мәдәни мирасыбыз» китабын бастырганын искәртте. «Бу китапта Марсель Әхмәтҗанов Пермь краендагы кабер ташларындагы мәгълүматларны бастырып чыгарган», — диде Назин.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә