Татарстанда авыл хуҗалыгында сезонлы кыр эшләре өчен ташламалы кредит бирәләр
Кредитлар буенча ставка елга 5 проценттан артмый. Субсидияләр түбәндәге юнәлешләргә каралган:
- кече хуҗалыклар — 109,9 млн сум;
- үсемлекчелек — 219,8 млн сум;
- терлекчелек — 92,3 млн сум;
- сөт терлекчелеге — 109,9 млн сум;
- продукция эшкәртү — 17,6 млн сум.
Бүгенгә вәкаләтле банкларга 80 хуҗалыктан 10,4 млрд сумга гариза кергән, шул исәптән 27 гариза кече хуҗалыклардан — 161,8 млн сумга. Сезонлы кыр эшләренә — 51 гариза 5,4 млрд сумга, шул исәптән 25 гариза кече хуҗалыклардан — 160,1 млн сумга.
Аерым алганда, Россельхозбанк 5,7 млрд сумга 38 гариза алды, шул исәптән кече хуҗалыклардан — 14 гариза 120,7 млн сумга, Сбербанк — 32 гариза 3,5 млрд сумга, шул исәптән кече хуҗалыклардан — 13 гариза 41,1 млн сумга, Альфа-Банк — 4 гариза 200 млн сумга, ВТБ — 6 гариза 1 млрд сумга.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, быел кыска сроклы кредитның максималь күләме бер заемщикка 600 млн сумга кадәр җиткерелде (узган елга караганда 200 млн. сумга күбрәк).
Чыганак:Татар-информ