Бурсык, куян, көртлек, кыр тавыгы арткан һәм кимегән аучылык хуҗалыклары билгеле

Бурсык, куян, көртлек, кыр тавыгы саны динамикасы буенча алдынгы һәм артта калган аучылык хуҗалыклары билгеле. Бу хакта бүген ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының коллегия утырышында сөйләделәр.

Тархан, Омар, Алексеевск, Актаныш аучылык хуҗалыкларында, шушы эш буенча килешү төзелгән вакыттан бирле, җәнлекләр саны 35 проценттан 73 процентка кадәр арткан. Иң югары күрсәткечкә Тархан хуҗалыгы ирешкән.

Глухарь, Төрнәс, Камский берег, Бахчасарай аучылык хуҗалыкларында шушы җәнлекләр саны кимү күзәтелә. Төп аутсайдер — Бахчасарай хуҗалыгы — анда җәнлекләр 72 процентка кадәр кимегән.

Барлык җәнлекләрнең санына карап, аучылык хуҗалыкларының икътисади бәясе буенча рейтингы да төзелгән. Лидерлар — Усинск, Волжск, Лебяжье (Минзәлә), Вятск Лубян хуҗалыклары. Балык Бистәсе, Балтач, Арча, Әлки, Менделеевск аучылык хуҗалыклары икътисади нәтиҗәлелек буенча артта калган булып исәпләнә.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Инстаграм

[instagram-feed]

Без социаль челтәрләрдә

Instagram