Бүген хезмәттәшебез Райнур Әгъләметдиновның туган көне!

Райнур!Бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз!!!Киләчәктә дә шундый  көчле рухлы һәм кешелекле, бәхетле һәм сәламәт бул! Саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын!

Озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез!

Уңышларның иң зурысы,киләчәкнең иң матуры насыйп булсын!

 

Күңеле алтын кешенең
бәйрәме дә күңелле.
Көн дә үткәрәсе килеп
Тора туган көнеңне.
Туган көндә үзеңне дә
Мактыйсы килеп тора.
Мактап тормыйбыз,
Шәплегеңне
Барсы да белеп тора.
Бәхет кенә алып килсен,
Туасы иртәләрең.
Татып яшә дуслар иңен,
Гөлназың иркәләвен.
Кайгылары урап үтсен,
Авырлыклар җиңелсен.
Юкка-барга баш иярлек
Егет түгел инде син.
Шатлыкларың артып торсын,
Калкып торсын кесәң дә.
Бу заманда ул да кирәк,
Нәрсә генә дисәң дә.

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Инстаграм

[instagram-feed]

Без социаль челтәрләрдә

Instagram