Гүзәл Уразова «Татнефть-Арена»да 8 мең тамашачы җыйды

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова «Татнефть-Арена» да 8 мең тамашачыны җыйды.

Татар эстрадасы җырчыларыннан «Татнефть-Арена» да моңарчы Башкортстаннан Радик Юльякшин — Элвин Грей гына концерт куйган иде.

Концертны «Эзләдем» җыры белән Гүзәл Уразова башлады. Аннары аның ире, Татарстанның атказанган артисты Илдар Хәкимов итальянча җыр башкарды. Чыгышны җырчы гаилә «Кайту», «Зәңгәр кыңгыраулар» кебек хитлардан попурри белән дәвам итте.

Концертта Согдиана, Муса Маликов, Илсөя Бәдретдинова, «Казан» бию ансамбле катнашты.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram