Татарстан «Идел буе Болгары» туризм кластерын үстерүгә 481 млн сум акча алачак

 

«Идел буе Болгары» туристик-рекреация кластерын үстерүгә Татарстан федераль бюджеттан 481 млн сум акча алачак. Бу хакта туризм буенча Татарстан Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов ведомствоның йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.

«2019 елда «Идел буе Болгары» комплекслы инвестицион проекты Россия Федерациясенең «Икътисади үсеш һәм инновацион икътисад» дәүләт программасы чаралары составына керде», — диде Иванов.

Аның сүзләренчә, әлеге проект кысаларында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә тәэмин итүче инфраструктура объектларын булдыру, шул исәптән «Болгар — Кама Тамагы» кичүе һәм башка объектлар төзү планлаштырыла.

«Идел буе Болгары» проекты буенча федераль бюджеттан расланган финанслау күләме — 481 млн сум», — дип ачыклык кертте ул.

Бу акчалар өч елга исәпләнгән. Шулай итеп, 2020 елда — 96 млн, 2021 елда — 244 млн, 2022 елда 141 млн сум акча юнәлтеләчәк.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram