Гафури исемендәге Башкорт театры Гадел Кутуй әсәре буенча яңа спектакль әзерли

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры татар язучысы Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» әсәренә нигезләнгән «Рөстәмнең сере» дигән спектакль әзерли. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Спектакльнең премьерасы 20-21 февральдә Башкорт опера һәм балет театрының Кече сәхнәсендә узачак.

«Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Шунысы кызганыч, Гадел Кутуй повестен тәмамларга өлгермәгән. 1944 елда, фронтта хәрби хәбәрче сыйфатында, салкын кыш аенда һәм хәрби бәрелешләр барган шартларда, ул бик каты авырып киткән һәм 1945 елның июнендә Польша госпиталендә үлгән», — дип хәбәр иттеләр театрның әдәби бүлегеннән.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram