Татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Тукай районы тәҗрибәсен өйрәнәчәк
Шул уңайдан, бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров һәм татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев Тукай районында булып, әзерлеклек эшләре һәм авыл эшмәкәрләренең хуҗалыклары белән танышып кайтты.
Район башлыгы Ф.Камаев белән эшлекле сөйләшү уздырдылар. Җыенда катнашучы делегатларны Тукай районына 20 мартта алып килү турында килештеләр.
Чыганак:Татар-информ