Грипп-2020: эпидемияне кайчан көтәргә һәм ничек авырып китмәскә?

 

Эпидемия бусагасын узу – ул эпидемияме?

Казанда грипп һәм ОРВИ буенча эпидемия бусагасы 33 процентка югары, әмма эпидемия хакында әлегә сүз бармый. Эпидемия игълан итү өчен, ким дигәндә, ике атна дәвамында эпидемия бусагасы югары булырга тиеш, ди табиблар.

«Республикабызда, тулаем алганда Россиядәге кебек үк, грипп белән авыручылар саны эпидемия бусагасыннан түбәнрәк. Соңгы атнада Татарстанда ОРВИ белән авыруның 12 928 очрагы теркәлгән, бу эпидемия бусагасыннан 17 процентка түбәнрәк дигән сүз. Әмма Казанда ул мәктәп укучылары һәм олылар хисабына – 33, Алабуга районында 24 процентка югарырак», — диде Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина.

Эпидемия сезоны (ул 1 сентябрьдә старт ала) башланганнан алып ОРВИ белән авыручылар арасында татарстанлыларның 19 процентында гына грипп диагнозы расланган. 92 кешедә грипп вирусы ачыкланган.

«Әмма бүген без мондыйрак хәлне күзәтәбез: 6-13 гыйнварда авыруларның 73 процентында грипп этиологиясе вирусы табылган. Без әле 2019 елның декабрендә үк, күп булмаса да, грипп очракларын терки башладык», — диде Татарстанның баш санитар табибы.

Эпидемия була калса, Татарстандагы хастаханәләр, поликлиникалар һәм медицина хезмәткәрләре грипп белән авыручыларның кисәк артуына әзер.

«Медицина оешмалары грипп һәм ОРВИ белән авыручыларны кабул итәргә әзер. Авыруларны кабул итү өчен Казан һәм Чаллының йогышлы авырулар стационарларында, шулай ук Татарстан Республикасындагы хастаханәләрнең йогышлы авырулар бүлекләрендә 865 койка бар. Эпидемия бусагасы тиешле нормадан артып киткән очракта республика хастаханәләрендә 1 меңнән артык койка әзерләнәчәк. Эпидемик вәзгыятькә бәйле рәвештә, амбулаторияләрне 12 сәгатьлек эш режимына күчерү күздә тотыла», — дип белдерде республика сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов.

Аның сүзләренчә, лаборатория хезмәтләренең эше көчәйтелгән, ә медицина учреждениеләрендә гриппка каршы дарулар запасы булдырылган.

Җиңелчә үтә торган һәм бик тә йогышлы грипп

2020 елның беренче ике атнасында Татарстанда грипп очраклары арасында күбесенчә вирусның җиңелчә үтә торган төре (В) теркәлгән. Моннан алдагы елларда исә грипп белән авыручылар структурасында һәрвакытта да авыр формадагы А вирусы өстенлек итә иде.

«Бүген бездә гриппның 92 очрагы теркәлгән. В тибындагы вирус өстенлек итә. Бу шактый әһәмиятле, чөнки әлеге вирус җиңелчә үтә, клиник симптомнары да А гриппына караганда җиңелрәк. Без грипп белән авыручылар структурасында В тибындагы вирус өстенлек итәр дип өметләнәбез», — диде Марина Патяшина.

Грипп вирусы авырудан сәламәт кешегә сөйләшкән, йөткергән һәм төчкергән вакытта йога.

«Вирусны ультрашәмәхә нурланыш, 60 градустан югарырак температура, антисептиклар, спирт һәм дезинфекцияли торган эремәләр үтерә. Вирусның вак кына тамчылары берничә сәгать дәвамында һавада эленеп тора һәм вентиляция начар булган очракта активлыгын озак вакытлар саклый. Шунлыктан, әгәр грипп белән авырый торган кешеләр бар икән, җәмәгать транспорты, сәүдә үзәкләре, кинотеатрлар, җәмәгать туклануы урыннары һәм балалар белем бирү оешмалары безнең барыбыз өчен дә чирне йоктыру объекты булырга мөмкин», — диде Татарстанның баш санитар табибы.

Вирус бөтен кеше куллана торган әйберләр (әйтик, тәлинкә, ишек тоткасы һ.б.) аша да йога.

Грипп белән ничек авырып китмәскә?

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы киңәшләреннән күренгәнчә, бүгенге көндә гриппны кисәтүнең иң яхшы алымы – вакцинация.

2019 елда Татарстанда 2 миллионга якын кеше гриппка каршы прививка ясаткан. Бу республика халкының 51 проценты дигән сүз.

Шуңа да карамастан, әгәр сез прививка ясатмагансыз икән, әлеге уңайдан билгеле бер киңәшләр бар. Аларны үтәгән очракта грипп һәм ОРВИ йоктыру куркынычын киметергә мөмкин.

«Битне, аеруча күзләр, борын һәм иреннәргә пычрак куллар белән кагылмагыз, чөнки лайлалы тышчага эләккәч, вирус организмга үтеп кереп, авыру китереп чыгарырга сәләтле», — дип искәртте белгеч.

Эпидемия сезоны вакытында урамда туңарга ярамый, офиста исә табиблар бактерицид нурландыргычлар куярга киңәш итә.

Шулай ук шәхси гигиена чаралары турында да онытырга ярамый: кулларны ешрак юарга, бактерияләргә каршы чаралар кулланырга, бүлмәләрне җилләтергә кирәк.

«Составында С витамины булган җиләк-җимеш: мүк һәм нарат җиләге, лимонның файдасы зур. Авыруның тәүге симптомнары күренсә, өйдән чыкмагыз һәм табиб чакыртыгыз. Грипп вакытында ятып торуың хәерле», — дип искәртә Марина Патяшина.

Аның сүзләренчә, эпидемия сезоны вакытында Татарстанда һәр бишенче кеше ОРВИ белән авырый.

Чыганак:Интертат.ру

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram