Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-Мастер» командасын «Дакар» раллиенда җиңүе белән котлады

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, «КАМАЗ-Мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин һәм «КАМАЗ-Мастер» командасы коллективын «Дакар-2020» халыкара раллиенда җиңүе белән котлады. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Дакар-2020 халыкара раллиенда җиңүегез белән барыгызны да ихлас күңелдән тәбрик итәм. Сез Согуд Гарәбстаны чүлләрен буйсындырдыгыз. Бу – сезнең һөнәри осталыкның яңа биеклеге, Россия һәм «КАМАЗ» акционерлык җәмгыятенең чираттагы триумфы. Әлеге искиткеч җиңү шулай ук ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан туган республикабызга менә дигән бүләк тә», — диде Рөстәм Миңнеханов.

«Йөк машинасы да оча ала икән». Сезнең тугры җанатарларыгыз «КАМАЗ-Мастер» командасы хакында шулай дип әйтә, диде ул.

«Барлык экипажларга, техник ярдәм күрсәтү төркеменә, команда җитәкчеләре һәм белгечләренә үз эшләренә чын күңелдән бирелгәнлеге өчен рәхмәт белдерәм», — дип искәртте Татарстан Президенты.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram