Татарстан Идел буе округында туучылар саны үлүчеләрдән артып киткән бердәнбер төбәк

 

Тугызынчы ел рәттән Татарстанда кешеләрнең тууын теркәү үлемне теркәүдән артып китүе билгеләп үтелә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина ведомствоның йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.

«Ел нәтиҗәләре буенча туу турында төзелгән актлар саны үлү турындагы актлар саныннан 238гә артып китте. Татарстан илдә һәм Идел буе федераль округында туу турындагы актларны теркәү саны үлү турындагы актлардан артып киткән бик аз төбәкләрнең берсе булып тора», — диде ул.

Узган ел нәтиҗәләре буенча республикада үлем турында 42 мең 942 акт төзелгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4,1 процентка кимрәк. Шул ук вакытта ир-атларның үлүе турында теркәлгән актлар саны 51 процент тәшкил итә, ә хатын-кызларның үлү турындагы актлар саны — 49 процент.

2019 елда Татарстанда 43 мең 180 бала туган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина ведомствоның йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.

«2019 елда Татарстанда 131,5 мең гражданлык хәле актлары теркәлде. Бала тууны теркәү актлары саны республиканың җиде районында арткан. Яңа туган балаларның гомуми саныннан 22,1 мең малай (51,2 процент) һәм 21 мең кыз (48,8 процент) теркәлгән. Республиканың 506 гаиләсендә — игезәкләр, ә алты гаиләдә өч игезәк туды», — дип хәбәр итте ул.

Спикер мәгълүматларына караганда, халык санын тотрыкландыруда, аның киләчәк үсеше өчен перспективаларны формалаштыруда мөһим фактор — гаиләләрдә икенче һәм аннан соңгы балалар туу. 2019 ел нәтиҗәләре буенча мондый балалар республикада туучыларның гомуми саныннан 60 проценттан артык тәшкил итте.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Инстаграм

[instagram-feed]

Без социаль челтәрләрдә

Instagram