Миңнеханов Чаллыдан сигез яшьлек малайның самолет кабинасында утыру теләген үтәде

 

 

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыдан сигез яшьлек Радмирның Яңа ел теләген башкарды — малай чын самолет кабинасында булырга һәм пилот белән танышырга теләгән иде. Бу хакта «Бигеш» аэропортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика җитәкчесе Чаллыда яшәүче малайның Яңа ел теләген Мәскәүдә Агросәнәгать комплексын үстерү мәсьәләләре буенча РФ Дәүләт Советы утырышы барышында Яңа ел чыршысыннан алды.

Экскурсия эзләү һәм авария-коткару хезмәте очышлары эше белән танышудан башланды — биредә балаларга аэропорт техникасының тулы бер арсеналын күрсәттеләр, аларга махсус киемне киеп, техника руле артында утырырга мөмкинлек бирделәр.

Аннары яшь кунаклар ангарда булды, анда алар ике моторлы Diamond DA42 Twin Star самолетларын карады. Әлеге аппаратларда җәйге практика вакытында Санкт-Петербург дәүләт гражданлык авиациясе университеты курсантлары күнекмә очышлары ясый.

Аэропорт белән танышу ЯК-40 самолетында дәвам итте — балалар пилот белән бергә штурвал артына утырды, ә пилот бу очкычның бик күп кызыклы үзенчәлекләрен сөйләде.

Соңыннан Радмирга һәм аның апасына аэропортның багаж ишегалдын күрсәттеләр. Һава судносы хезмәткәрләре багажның ничек эшкәртелүен һәм интроскопның нәрсә булуын һәм һава транспортына нәрсә алып керергә тыелуын аңлатты. Балаларга чын самолет ризыгы белән ланч-бокслар бүләк иттеләр.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Инстаграм

[instagram-feed]

Без социаль челтәрләрдә

Instagram