Качалов театры турында «Мәдәният» телеканалында фильм күрсәтәчәкләр

 

Яңа Ел бәйрәмнәренең соңгы көнендә, 8 гыйнварда, 10.45 сәгатьтә «Мәдәният» телеканалында Владимир Ореновның «Беренче рәт: В.И. Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры» авторлык фильмы чыга. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кинопроект илнең иң борынгы театрларының берсе – Качалов театры турында, нәкъ йөз ел элек театр урнашкан уникаль бина турында, спектакльләр, артистлар тормышы турында сөйләячәк.

Театр турында Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Светлана Романова һәм Геннадий Прытков, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Михаил Галицкий, Татарстанның халык артисты Илья Славутский, Татарстанның атказанган артисты Елена Ряшина һәм башкалар сөйли.

Фильм Казанда 2019 елның мартыннан апреленә кадәр төшерелде. Театр тормышындагы бер генә мөһим мизгелне дә калдырмас өчен, операторлар командасы тәүлек буе диярлек эшләде.

Объективка репетицияләр, спектакльләр, Казан тамашачылары, театр цехлары һәм аның сәхнә арты кергән. Режиссер һәм театр эшлеклесе Владимир Оренов артистлар арасында театр тормышы турында мөмкин кадәр күбрәк сөйли алучыларны сайлап алды. Танылган актерлар сәхнәгә чыгу юллары, режиссер Александр Славутский белән эшләү, театрдан тыш тормыш турында сөйләделәр.

Качалов театры Идел буенда Владимир Ореновның «Беренче рәт» федераль телепроекты кысаларында фильм төшергән бердәнбер театр булды.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Инстаграм

[instagram-feed]

Без социаль челтәрләрдә

Instagram