Бүген хезмәттәшебез Алмаз Хаертдиновның туган көне!

Алмаз!Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз! Сиңа ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез.  Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, шатлыкларга гына сөенеп яшәргә язсын!

Ерак калмады язга да,
Кояш яктырак карый.
Кышның шундый бер көнендә
Җиргә тусаң да ярый.

Ышанабыз- алда бары бәхет,
Куанычлар сине көткәнгә.
Яшә үз-үзеңә тугры булып.
Үкенмәслек итеп үткәнгә.

Бәйрәмеңнең матур хатирәсе
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез сине чын күңелдән
Барыбыз да бергә җыелып.

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram