Композитор Айдар Тимербаевка,җырчылар Азалия Зиннәт һәм Нурзадәгә атказанган артист исеме бирелде

 

  Татар эстрадасының популяр җырчылары Нурзадә Валиуллина һәм җырчы Азалия Зиннәт «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исеменә лаек булды.Әлеге мактаулы исем бик күп җырлар авторы, җырчы Айдар Тимербаевка да бирелгән.

Мактаулы исем бирү турындагы указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган. Әлеге Указ Татарстан Президентының рәсми сайтында чыккан.

Шундый ук мактаулы исем Казан шәһәре «Фантазия» джаз-оркестры артисткасы Алсу Галиевага, Чаллы «Энергетиклар» Мәдәният сарае» вокалисты Федор Кузнецовка һәм «Казан шәһәре филармониясе» бию ансамбленең халык уен кораллары оркестры артисты Альберт Шәрәфетдиновка да бирелгән.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram