Алмаз Хәмзин: Рафаль Сәхабиев татар җанлы кеше иде

 

 Татарстанның халык артисты Рафаэль Сәхабиев вафат. Аның якташы, алып баручы Алмаз Хәмзин «Татар-информ»га Рафаэль Сәхабиев турында сөйләде.

«Безнең өчен бу — зур югалту. Рафаэльны мин балачактан беләм. Безнең туган авылларыбыз якын. Ул миннән өч яшькә кечерәк, шуңа күрә безгә бергә укырга туры килмәде. Бергә уйнап үстек. Аның кечкенә малайдан бөек шәхескә кадәр үсүе күз алдымда булды. Ул гениаль актер, җырчы иде. Аның кебекләр сирәк була, чөнки ул башкалардан аерылып тора иде», — дип сөйләде Алмаз Хәмзин.

«Рафаэль бик көчле юморист та булды. Ул берәр мәзәк сөйләсә, тыңлаучылар аның авызына гына карап торалар иде. Искиткеч татар җанлы иде ул. Татарның сәнгатенә, әдәбиятына гашыйк иде», — ди алып баручы.

фото из соцсетей

Хәмзин сүзләренчә, алар Рафаэль белән бергә яшүсмер чакта кызлар янына да бергә йөргәннәр. «Кызлар янына барганда, әлбәттә, бөтен кызлар аныкы була иде. Ул граф кыяфәтле, бөдрә чәчле иде», — ди Алмаз Хәмзин.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram