«Гринландия-2020» фестиваленең «Мин яратам сине, тормыш!» дигән сезоны башланды

 

 «Гринландия-2020» фестиваленең читтән торып үткәрелә торган конкурсына старт бирелде. Яңа фестиваль сезоны «Мин яратам сине, тормыш!» дип атала һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Узган ел Иосиф Кобзон исеме бирелгән «Гринландия» фестивале илебездә үткәрелә торган авторлык җыр вакыйгалары арасында лаеклы урын алып тора.Читтән торып үткәрелгән бәйге — зур фестиваль хәрәкәтенең традицион өлеше. Узган сезонда иҗади ярышларда Россиянең 74 төбәгеннән һәм 21 чит илдән авторлар һәм башкаручылар катнашты.

Быел читтән торып конкурс ике турда узачак. Анда катнашырга сүз һәм музыка авторлары, башкаручылар һәм иҗат коллективлары чакырыла. Аларның иҗаты биш номинациядә бәяләнәчәк: «Уртак конкурс», «И.Д.Кобзон репертуарындагы җырлар», «Күңеле белән яшьләр» һәм «Бөек Ватан сугышына багышланган әсәрләр».

Сезонның яңалыгы — «Мәктәп остаханәсе» номинациясе, анда 17 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр катнаша.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылачак, шулай ук «Гринландия» фестиваленең төп сәхнәсенә авторлык җыры мэтрлары белән бергә чыгыш ясау мөмкинлеге биреләчәк.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Инстаграм

[instagram-feed]

Без социаль челтәрләрдә

Instagram